Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Милли ризыклар пешерү остасы Ю.Әхмәтҗанов онытылмый

Бүген,28 февраль көнне, күренекле татар ашчысы, милли ризыкларыбызны дөньяга таныткан аш - су остасы Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановның тууына 94 ел.

 

 Татар халкының беренче татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, СССР ның атказанган сәүдә хезмәткәре,СССР ның халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече - Юныс Әхмәтҗанов тумышы белән Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылыннан булуы белән без чиксез горурланабыз.

  Телебезне саклау, тарихыбызны барлау кебек билгеләгән төп максатлар белән беррәттән Бөтендөнья татар конгрессынының Теләче бүлеге, "Ак калфак" татар хатын - кызлары оешмасының Теләче бүлекчәсе, районыбызда аш - суга хәвәс осталарын барлауны, онытыла барган милли ризыкларыбызны янәдән табынга менгерүне дә үзенең бурычы итеп билгеләде. 

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Алисә Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев