Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мини-футбол буенча ачык турнирда Теләче командасы җиңүче

3 апрель көнне "Батыр" спорткомплексында 2008-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Гөлүс Әмин улы Хәбибрахманов призына Теләче муниципаль районының ачык турниры булып узды.

2021 елның 3 апрелендә "Батыр" спорткомплексында 2008-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Гөлүс Әмин улы Хәбибрахманов призына Теләче муниципаль районының ачык турниры булып узды. Турнирда Теләче,  Саба, Казан (Идел буе) - 1), Казан (Идел буе) -2), Кукмара, Арча командалары катнашты.

Теләче  командасын Р. Г. Хәбиров җитәкчелегендә Теләче, Үзәк, Олы Мишә урта мәктәпләреннән (Яхин Ислам, Заһидуллин Сәит, Абдуллин Самир, Ибраһимов Дилүс, Хабибрахманов Азат, Исмәгыйлев Самир, Ибраһимов Илназ, Кәримов Ранил, Зәйнетдинов Альмир) егетләр тәкъдим итте.

Уеннар төркемнәрдә әйләнеш системасы, аннан соң ярымфиналга һәм финалга чыгу белән барды. Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын – Теләче, 2 урын – Саба, 3 урын - Казан шәһәре (Идел буе) - 1). Иң яхшы вратарь дип Теләчедән Кәримов Ранил танылды, иң яхшы нападающий - Казан (Идел буе) - 1) командасыннан Хабибрахманов Рәсүл , иң яхшы сакчы – Саба командасыннан Гарипов Ранис.
        Районда балалар футболын үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Г. А. Хәбибрахмановка зур рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X