Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәктәптә “ Нәниләр чаңгы юлы”

2 нче март көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә “ Нәниләр чаңгы юлы” дип исемләнгән спорт бәйгесе узды.

“ Нәниләр чаңгы юлы”   район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары  катнашында   үткәрелде. 

     Бу көнне мәктәптә бәйрәм тантана итте. Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде , командаларга уңышлар теләнде.Бәйрәм флагын күтәрелде. Җыр –биюләр башкарылды. Чаңгы ярышында 10 команда  көч сынаштылар.

       “ Нәниләр чаңгы юлы”ның  йомгаклау өлешендә   командаларга урыннар бирелде  һәм  укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар  тапшырылды. Беренче урынга  Олы Нырсы урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Теләче урта мәктәбе һәм өченче урында – Шәтке  урта мәктәбе командалары.

 Миләүшә Хәйретдинова,Олы Нырсы урта мәктәбенең директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев