Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Моңнар агыла туган җирдә”

Хөрмәтле райондашлар! Шушы көннәрдә районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышлап әнә шул исемдәге иҗат фестиваленә старт бирелде.

2021 елның ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк фестиваль Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелә. Фестивальнең максаты: талантлы яшьләрне ачыклау, туган як тарихын һәм мәдәниятен сәнгати чаралар аша пропагандалау, якташ-сәнгатькәрләр иҗатына кызыксыну уяту. Иҗат фестивалендә 5 яшьтән 55 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, районыбыз биләмәсендә яшәүче аерым башкаручылар да, читтә яшәүче якташларыбыз да катнаша алачак.

Фестиваль-конкурс үзе түбәндәге номинацияләрдән гыйбарәт: “Вокал соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Гаилә ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”, “Нәфис сүз”, “Инструменталь жанр”, “Вокаль-инструменталь жанр”, “Иң яхшы видеоролик”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Иң яхшы концерт программасы”. Фестиваль кысаларында район тарихын чагылдырган үзешчән авторлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының да күргәзмәләре оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев