Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәшгульлек хезмәтенә - 30 ел!

1991 елның 19 апрелендә “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы закон кабул ителә.

1992 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан чыгарылган 121-л номерлы фәрман нигезендә яңадан торгызылган Теләче районында хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бюросы оеша. Яңа оешмага җитәкче итеп Талия Сәгыйть кызы Зиннәтуллина билгеләнә. Оешма үзенең эшчәнлеген элеккеге ДОСААФ оешмасының бер бүлмәсендә, өч оешма һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең дүрт бүлеге белән өйдәшлектә башлап җибәрә. Барысына да бер телефон, берничә өстәл була.

1996 елның азагында районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бюросы район салым инспекциясе белән берлектә өлешкә кереп төзелгән ике катлы бинага күчә. Бинадагы бүлмәләрнең бер өлеше район финанс бүлеге, техник инвентарьлаштыру бюросы, ЗАГС, Пенсия фондының район бүлеге, “Ак Барс Банк” кебек оешмаларга арендага бирелә.

Оешкан көннән башлап, районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бюросы яңадан торгызылган Теләче районының оешма-предприятиеләренә, учреждениеләренә белгечләр һәм эшче кадрлар сайлау һәм туплау буенча уңышлы эш алып бара. Шулай ук бу елларда илебезнең башка төбәкләреннән күченеп кайтырга мәҗбүр булучылар өчен тәгаенләнгән программа нигезендә бик күп торак йортлар салына. Теләче авылында барлыкка килгән Әхмәров урамы шуның күркәм бер мисалы.

Районның хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бюросына мөрәҗәгать итүчеләр саны елданел күбәя, шул сәбәпле, бюроның эш юнәлешләре дә арта. 2000 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы буенча Халыкны эш белән тәэмин итүнең федераль дәүләт хезмәте департаментының 245 нче номерлы фәрманы нигезендә бюро районның мәшгульлек үзәге итеп үзгәртелә.

Районның мәшгульлек үзәге эш бирүчеләргә һәм гражданнарга - эшсез гражданнарны исәпкә алу, эшсез дип табылган гражданнарга социаль түләүләр бирү, гражданнарга эш табарга булышу һәм эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлау, эшсез гражданнарны яңа һөнәргә укыту һәм өйрәтү, квалификациясен арттыру, эшсез гражданнарга үзмәшгульлек тармагына керүдә ярдәм итү, балигъ булмаган, ягъни 14-18 яшьлек гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру кебек эш төрләре буенча хезмәт күрсәтә. Югарыда санап үтелгән эш төрләреннән тыш, яңа юнәлештәгеләре дә, шул исәптән кризиска каршы юнәлтелгәннәре дә барлыкка килеп тора.

2012 елның мартыннан район мәшгульлек үзәге директоры вазыйфасын мин башкарам. Бүген безнең үзәк хезмәткәрләре - әйдәп баручы белгеч Ольга Әхмәтова (оешмада 27 ел хезмәт куя), баш белгеч Гөлфирә Галиуллина (1999 елдан бирле эшли), өлкән инспекторлар Әнисә Хуҗина белән Венера Ситдыйковалар югары һөнәри осталыкка һәм җитештерүчәнлеккә омтылып, районның хезмәт базарында киеренкелекне киметүне максат итеп куялар. Хезмәттәшләремне якынлашып килүче күренекле дата - мәшгульлек хезмәтенең 30 еллыгы белән ихлас котлап, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге теләп калам.

Айдар Галимҗанов, районның мәшгульлек үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев