Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәскәүдә 83 нче яшендә РСФСР халык артисты Андрей Мягков вафат булды

Бу хакта Чехов исемендәге МХТ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, биредә ул күп еллар хезмәт иткән. Нечкәлекләре әлегә билгеле түгел.

Мягков 1938 елның 8 июлендә Ленинградта туган. Химик-технология институтын тәмамлый, үзешчәннәр тарафыннан куелучы спектакльләрнең берсендә аны МХАТ мәктәп-студиясе педагогы күреп ала. 1965 елда ул әлеге уку йорты дипломын ала һәм "Современник" театры актеры була. 1977 елда МХАТ ка күчә.


Эльдар Рязановның "Ирония судьбы, или с легким паром" фильмы чыкканнан соң 1975 елда артист зур популярлык белән казана. Биредә ул Женя Лукашин ролен башкара. Шуннан соң "Советский экран" журналы аны елның иң яхшы актеры итеп сайлый.

Мягков шулай ук "Братья Карамазовых"та  Алеша, "Дни Турбиных"та Алексей, "Служебный романда" Новосельцев, "Гараж"да Хвостов, "Жестокий романс"та Карандышев рольләрендә уйный һәм башка киноларда катнаша.
Шулай ук ул портрет сәнгате белән мавыккан һәм детектив романнар язган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев