Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Муса Галләмов: "Оятсызлык бу. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта!"

Муса Галләмовка тагын машина эләкмәде. Сабантуйларда абсолют батырларга бирелә торган машина турында сүзебез.

3 июль көнне Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе узды. Һәрвакыттагыча, бу юлы да милли бәйрәмебезнең иң кызыктыргыч өлеше булып көрәш ярышлары саналды.

Бәйгенең баш батыры булып Мари Илендә туып үскән, бүгенге көндә Татарстанның Теләче районы командасы өчен чыгыш ясаучы Муса Галләмов танылды. Хәлиткеч көрәштә ул Чаллы егете Эльдар Хәмитовны отты. Исәп - 9:5, Муса файдасына. 

Батырга дип Татарстан Президенты исеменнән "Лада Гранта" машинасы куелган иде. Тик аны абсолют батырга тапшырмадылар. Җирәбә нәтиҗәсендә төп бүләк Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдиновка эләкте. Дөрес, башта машина Мусага эләкте. Тик аңа эләкмәгән булып чыкты...

Муса үзе бу хакта болай ди:

- Мин аны җиңдем бит. Кемгәдер ошамый бугай минем җиңүем, шуңа күрә миңа карата шулай эшлиләр. Башка сүзем юк. Чабаксарда оттым - бирмәделәр, монда оттым - бирмәделәр. Димәк, миңа башка көрәшергә йөрмәскә? Шулай бит инде? Мин булмаган җирдә абсолютка бирәләр, мин булган җирдә лотерея уйнаталар. Дөресме бу? Нижневартовска Федераль Сабантуйга бармадым, чөнки лотерея булыр дип уйладым. Бармадым - булмады. Монда килдем, тагын лотерея.

- Ә нигә тәкәне алмадыгыз?

- Мин аны бирдем. Көрәште, җәрәхәт алды. Ләкин бүгенге көндә иң көчле көрәшчеләрнең берсе ул.

- Акчалата бүләк бармы соң?

- Юк, мин бернәрсәсез кайтып китәм. Тәкә бирделәр, аны да бүләк иттем. Кешегә утырып кына килдем. Оятсызлык бу, мин аңламыйм, мондый җиргә килергәме инде тагын - белмим. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта (фотода Мусаның шатланган вакыты)! Хөкемдарлар үзләренә бик зур, бик зур минус ясады дип саныйм.

Чыганак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев