Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Наркотикларга каршы көрәш дәвам итә

“Үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дип исемләнгән профилактик акция  башланып китте.

18 октябрьдән республикада, шул исәптән районда наркотикларга каршы көрәш, аларның законсыз әйләнешен  булдырмау һәм кисәтүгә багышланган  “Үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дип исемләнгән профилактик акция  башланып китте.

Шул уңайдан "Олимп" яшьләр үзәге директоры А.Имамиева, ФОРПОСТ директоры Р.Сәйфетдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге вәкиле А.Галиев Олы Мишә урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен профилактик чара үткәрделәр. Укучыларга наркотикларның зыяны һәм токсикомания һәм наркоманиянең нәтиҗәләре турында тематик видеоролик күрсәтелде, чара ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев