Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Незнайка белән айга" дип исемләнгән уен-сәяхәт

Шармыш авыл китапханәсендә космонавтика көне һәм Ю.А.Гагаринның космоска очуына 60 ел булу уңаеннан уен-сәяхәт үткәрелде.

9 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта буын укучылары өчен космонавтика көне һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан "С Незнайкой на луну" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.

«Йолдызларга сәяхәт» презентациясен карагач, балалар җир тирәли орбитага дөньядагы беренче ясалма җир иярчене ничек чыгарылуы турында белделәр. Китапханәче галәмгә очкан беренче тере хайваннар, танылган этләр Лайка, Белка, Стрелка һәм очудан соң аларның язмышы турында сөйләде. Сәяхәтне беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләп дәвам иттеләр. Укучыларга планетаның беренче космонавты белән космик корабльнең старты турында видеоролик күрсәтелде. Балаларның космик викторинада актив катнашулары һәм дөрес җаваплар бирүләре күңелле булды. Космос һәм Ю. Гагарин турында шигырьләр укылды. 

Әаннары балалар үз көчләрен космик сәяхәтчеләр сыйфатында сынап карадылар. «Звездная» планетасына эләккәч, чып-чын йолдызлар яңгыры күрделәр . Планета "Загадочная" балаларга космик табышмаклар әзерләде, аларга сәяхәтчеләр  бик уңышлы җаваплар бирделәр. Ә айга төшер өчен скафандрлар  ясадылар. Чара ахырында «гаҗәеп космос дөньясы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәрелде. 

Әлеге бәйрәмгә китапханәдә «Космос үз кулларың белән» дигән бәйге игълан ителде, анда үз эшеңне рәсем яки кул эшләре рәвешендә күрсәтергә мөмкин. Әлеге эшләр Шармыш китапханәсен бизи.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев