Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Әни» сүзен күкләргә язар идем...

”Аллага шөкер, менә бит, Ходай биргән ризык бу”. Бу әнинең өстәлдәге парлар чыгарып утырган, әле яңа гына пешкән бәрәңгегә карап әйткән сүзләре.

“Ә сез, һаман берүзеңә шул хәтле бәрәңгене нәрсәгә утыртасың, мәшәкате күп бит аның, сиңа җитәрлек бәрәңгене үзебез дә бирер идек әле дисез. Ничек инде авылда яшәп, болын хәтле бакчаң була торып бәрәңге утыртмау”, - ди ул. Балачагы сугыш чорына туры килгән әнинең гомер юлы шома гына бармаган. Берсеннәнберсе кечкенә өч бала әтисез калып, бөтен авырлыкны күреп үскән. Әни шул чорларны сөйләгәндә генә дә безнең тәннәр дерелдәп куя. Юкка гына өстәлдәге бәрәңгегә карап та шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укып утырмыйдыр шул әни. Шул чорларны кичкәннәрнең, “әти” дип әйтергә тилмереп, аның кайтуын көтеп, авыл капкасы янында үрсәләнеп торган балаларның үзләренә генә дә һәйкәл куярлык бит. Әниләр хәтер сандыкларын ачып куйсалар, син аларны туктатам димә. Ничек барысын да хәтерлиләр икән алар дип, һич тә аптырыйсы юк.

[...] вакыт тапмыйбыз, ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз. Үзебез дә әни дә, әби дә булсак та, безгә кадәр яшәгән әниләр, әбиләр кебек булганына шөкер итеп, сөенеп яши алмыйбыз. Безгә һаман да җитми, нишлисең бит, замана шундый. Ә үзебезнең балаларга, оныкларга тагын яңа чор, яңа заман. Ә әниләр озак яшәсеннәр, безне ачык ишекләре, нурлы йөзләре белән каршы алсыннар.

Рәхмәтләрне белдерергә

Безнең сүзләр җитәрме?

Авырма, әни, озак яшә

Син, йөзгә дә җит яме.

Бүген барлык әниләрне дә бәйрәм белән тәбрик итәм. Саулыксәламәтлек, тыныч, бәхетле тормыш насыйп булсын һәммәсенә дә. Сөенечле хәбәрләр генә ишетеп торырга язсын.

Ак яулыклар сезнең каралмасын,

Каралтмасын йөзнең аклыгын.

Шомлы җилләр килеп таратмасын,

Олы җанлы Ана шатлыгын.

Язманы тулысынча "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№89, 26 ноябрь)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев