Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нигезләмә эшләнде

Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы карары белән районда урып-җыю һәм көзге кыр эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган комбайнчыларга, игенче-механизаторларга акчалата премияләр бирү турында Нигезләмә эшләнде.

Урып-җыю һәм көзге кыр эшләре вакытында механизаторлар тарафыннан башкарылган эш күләме турындагы мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланачак. Суктыруда эшләүче комбайнчыларның хезмәтенә нәтиҗә - бер шартлы комбайнга күпме ашлык суктыруына карап, һәр биш көн саен ясалачак. 1, 2 һәм 3 нче урыннар билгеләнәчәк.

Акчалата премияләрнең күләме түбәндәгечә:

Беренче урынга - 1500 сум;

Икенче урынга - 1000 сум;

Өченче урынга - 800 сум.

Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче комбайнчыларның хезмәтенә нәтиҗә һәр биш көн саен комбайнчыларның күпме нормо-смена эш башкаруына карап ясалачак. 1, 2 урыннар билгеләнәчәк.

Беренче урынга - 1500 сум;

Икенче урынга - 1000 сум.

Җир эшкәртүдә эшләүче механизаторларның хезмәтенә нәтиҗә һәр биш көн саен күпме нормо-смена башкаруына карап ясалачак.1, 2 урыннар билгеләнәчәк.

Беренче урынга - 1500 сум;

Икенче урынга - 1000 сум.

Биш көн дәвамында иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторга Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылачак. Хезмәт күрсәткечләре бер төрле булганда, өстәмә рәвештә комбайнчыларның хезмәт стажы, квалификацияcе, комбайн һәм тракторларның хезмәт итү сроклары каралачак. Комбайнчыларның, игенчемеханизаторларның биш көнлек эш нәтиҗәләре “Теләче” газетасында яктыртылып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев