Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әниле йорт

Әни белән әти иңне - иңгә куеп, бер-берсен санлап, аңлап, без - балаларына үрнәк күрсәтеп яшиләр

Әниле йорт... Әниле тәмле ашлар ашау, чәй эчү... Әни белән бергә утырып сөйләшү, серләшүләр...  Әниле балачак, әниле тормыш! 
Бу исемлекне бик күп дәвам итеп булыр иде. Чөнки, дөнья -  әниле чакта матур, яшәү рәхәт! Ни кызганыч, үз әнием яшьли китте бу дөньядан. Әй, әниле тормышка кызыгуларым! Тормышым Дамирыма кияүгә чыккач яктырып китте. Чөнки мин тигез, матур гаиләгә килен булып төштем. Әти-әниле нигезгә, мине үз кызларыдай якын итеп, ап-ак мендәрләргә бастырып, безгә бәхет теләүче гаиләгә аяк бастым мин. Тугыз елга якын вакыт үткән икән ләбаса... Әниебез - Шәйдуллина Гүзәлия Хөснулла кызы Сауш авылында, гаиләдә бердәнбер кыз бала булып дөньяга аваз сала. Кечкенәдән тырыш, үз максатына ирешә торганнардан булып үсә ул. Авылдан китү теләге, туган җирне кайда да булса ташлап китү уена да кереп карамый. 6нчы сыйныфны бетергәч, ферма эшчеләрен җәйге ялга чыгарып, эшнең асылына төшенеп үсә. 1988 елда, үзенә терлек группасы җыеп, ныклап торып эшкә урнаша. Безнең әни кебек, терлекләргә, җиргә гашыйк кеше бармы икән тагын?! Эшен бик яратып, намус белән башкара ул. Сабантуй, отчет-сайлау җыелышларында аның исеме гел алдынгылар рәтендә була. 33 ел гомерен сыер савуга багышлаган зат буларак, 2007 елда әниебезгә ТРның атказанган терлекчесе исеме бирелә. Тормыш шулай үз җаена тәгәри бирә... Җитез, уңган кыз кешегә егетләр дә күз сала... Авыл җирендә бигрәк тә уңган кызларны егетләр күзләп кенә тора бит. Әти белән тормыш коруларына да быел 27 июльдә 31 ел тула. Күрше урамда гына яшәгән ике яшь йөрәк, мәктәптә дә бергә белем ала. Җиденче сыйныфны бетергәч, очраша башлый яшьләр. Киләчәкләрен икесе дә авыл белән бәйләп, 1989 елда гаилә кора алар. Әтиебез Шәйдуллин Гамир Борханетдин улы белән ике ул тәрбияләп үстереп, аларны олы юлга аяк бастыралар. Әтиебез дә гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган зат. Әни белән иңне - иңгә куеп, бер-берсен санлап, аңлап, без - балаларына үрнәк күрсәтеп яшиләр! Хәзер инде оныклары Диләрә белән Данисны үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Ялларны без - балалар, оныклары көтеп алабыз. Без - олы уллары Дамир киленнәре Ләйлә – Теләчедә гомер кичерәбез. Кечкенә уллары Динар узган ел Сауш авылы кызы Рәзинә белән гаилә корып җибәреп, матур гына Казан шәһәрендә яшиләр. Төп нигезнең җылысын аңлатып бетереп булмый. Анда тыныч, рәхәт... Әти белән әнинең генә түгел, әбиебез Сөембикәнең дә җылы карашын тоеп яшибез без. Килен-кайнана исеме ят бу йорт өчен. Әби белән әни, килен булып төшкән көннән башлап, дус-тату булып гомер кичерәләр. Кызганыч, бабабыз гына гүр иясе инде... Бу атна ялларында да безнең түгәрәк гаиләбез янә бергә җыелыр! Мул табын, пешергән сыйнигъмәтләре белән әниебез белән әтиебез колач җәеп безне каршы алыр. Бу юлы сәбәбе дә үзгә шул! Яраткан әниебезнең 10 июнь көнне - 50 яшьлек юбилее! Кадерле әниебез! Бәйрәмең – котлы-мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде! Аллаһы Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, ару-талу белмәс кулларың беркайчан сызламасын! Әти белән бергә әле тагын озын-озак еллар яшәсәгез иде.

 

Гаиләбез ныклы булсын өчен,

Синең җылы, синең наз кирәк.

Синдә генә бары, бары синдә генә

Барысын сыйдыручы зур йөрәк!

Рәхмәт сиңа! Гомер буе безне

Сакладың син хата-ялгыштан.

Синең өчен ныклы саулык, бәхет

Сорыйбыз без бүген язмыштан.
 

Шулай ук 17 июнь көнне әтиебезнең дә гомер бәйрәме. Әти! Туган көнең белән ихластан котлыйбыз. Саулык, иминлек, бәрәкәтле, мул тормыш телибез. Әни белән тигезлектә яшәсәгез иде! Сез безгә бик-бик кадерле!

Сезне яратып, балаларыгыз Дамир-Ләйлә, Динар-Рәзинә, оныкларыгыз Диләрә, Данис, кода-кодагыйларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев