Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан

Җылы сүзләр әйтелде, бүләкләр тапшырылды

 

 

8 июнь көнне илебез җәмәгатьчелеге Социаль яклау хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Ул 2001 елдан бирле үткәрелә.Шушы уңайдан бүген, ягъни 9 июнь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында әлеге тармак хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булып үтте. 

Мәрхәмәтле һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрикләде. Азактан бертөркем хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең, халыкны социаль яклау бүлегенең, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны ияләренә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм югарыда телгә алынган ведомстово җитәкчеләре котлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев