Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Кибәхуҗада янгын чыккан

04.04.21 елның 00.39 сәгатьтә ПСЧ-134 бүлегенә Олы Кибәхуҗа авылында урнашкан йортта янгын чыгу турында хәбәр килде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге хәбәр итә:

04.04.21 елның 00.39 сәгатьтә ПСЧ-134 бүлегенә Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы, Большая,52 адресы буенча урнашкан йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. ПСЧ-134 беренче янгын бүлекчәсе  00.51 сәгатьтә килеп җиткән, ул вакытта торак йорт эчендә һәм чормада  төтен чыгып торган. Янгын 01.20 сәгатьтә бетерелде. Янгын нәтиҗәсендә торак йортның эчке өлеше зыян күрде.
Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Теләче МР Башкарма Комитеты чаралары хисабына 2020 елның декабрендә әлеге торак йортка автономияле янгын хәбәрчесе (АПИ) куелды.

Старший инспектор МОНД и ПР по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам

УНД и ПР ГУ МЧС России по Республике Татарстан

майор внутренней службы Л. М. Тимерханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев