Пасханы бәйрәм иттеләр
Узган ялларда православие христианнары үзенчәлекле Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Дини күзлектән чыгып фикер йөрткәндә, бу бәйрәм яңадан терелү мөмкинлеге барлыгын искәртә һәм аллага якынрак булырга чакыра. Шуның өчен төп тантана төнге гыйбадәт кылуга туры килә.
Үткән ялларда Карабаян, Иске Карабаян һәм Тәмте авылларында Олы көн яки, башкача әйткәндә, Пасха бәйрәме зурлап үткәрелде.
Бәйрәм итү төнлә яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә.
Иртәнге якларда балалар молебенга килделәр һәм кыңгырауларда чаң суктылар. Соңыннан алар бергәләшеп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Иң күңеллесе - бәйрәм тәмамлангач, бәтен кеше дә җыелышып тәмле куличлар белән чәйләр эчтеләр, төрле-төрле матур итеп буялган күкәйләрдән авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев