Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Плитәдә онытылган ризык - янгыннарның сәбәбе!

Фатир хуҗаларынын ,плитәдә оныткан ризык, янгын сүндерүчеләргә чираттагы күңелсезлекләр китерүен дәвам итә.

Фатир хуҗаларының гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә салкын каравы алар белән бәла булу нәтиҗәсе. Янгын сүндерүчеләрнең даими кисәтүләренә карамастан, йорт хужалары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларын һәм ризыкны көн саен диярлек плитәдә калдыруларын дәвам итә.

Шул ук вакытта, гадәттә, кухняда янгын оештырган, онытылган хужалыклар  арасында бик имин гражданнар да, нык хәмергә бәйлелекләре булган кешеләр дә бар. Еш кына эш сменасыннан кайтып, кеше ризыкны  плитәгә куя һәм ул җылынган вакытта башка бүлмәдә йоклый. Плитәдә азык куеп онытылучан гражданнарның тагын бер категориясе - сериалларны яратучылар. Алар телевизион дәрт белән шулай мавыга, күршеләренә кара төтенле тәрәзәдән коткаручыларны чакыртырга туры килә.

Кагыйдә буларак, ризык яну бик күп төтен чыгу белән үрелеп бара. Майлы ризык озак җылынгач, май, аның өслегеннән парланып, җиңел ялкынсынучы «болыт» хасил итә, ул кислород белән кушылганда, тиз арада югары температура яки очраклы очкын йогынтысында кабына. Аннан соң ут пәрдә,  идәнгә җиңел күчә.

Һәм тагын, кухнядагы янгыннар ешрак кешеләр ризык әзерләгәндә була. Гражданнарнын онытылучанлыгы нәтиҗәләрен  киметү өчен, Олы Нырсы авылы   янгын сагы хезмәткәрләре, фатирда янгыннарны "Хәбәр итүчеләр" урнаштырырга киңәш итә. Исегездә тотыгыз - сезнең уяулык - сезнең иминлек нигезе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев