Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Почтальоннарның оклады 10 процентка артачак

Бүгенге көндә Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Хат ташучылар җитмәүнең төп сәбәбе — бу җаваплы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвендә…  

"Россия почтасы"ның Татарстан филиалы матбугат хезмәте Интертатка 1 июльдән хат ташучыларның хезмәт хакы 10 процентка артуын әйтеп «сөендерде». Аларның җавап хатын тулысынча китерәбез.

«Бүгенге көндә «Татарстан почтасы» штатында 3485 эш урыны исәпләнә, шуның 4%тан артыгына хезмәткәрләр җитми. Без вакансияләрне тизрәк ябу өчен мәшгульлек үзәкләре һәм район администрацияләре башлыклары белән хезмәттәшлек итәбез.

Авыл җирлегендә әлеге вакансияләрнең күбесе тулы булмаган эш көнен һәм эш атнасын күздә тота. Бу җирле халыкка бик уңайлы. Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 8 (843) 2211898 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Почтальоннарның хезмәт хакы окладтан һәм үзгәрә торган премиаль өлештән тора. Челтәрле хезмәтләр күрсәткән, азык-төлек, лоторея билетлары сатканнан хат ташучыларга өстәмә түләүләр башкарыла. Почтальоннарның товарларны өйгә китереп бирүеннән халык бик теләп файдалана. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның 1 июленнән компания хат ташучыларның минималь оклад күләмен арттырды. Нәтиҗәдә, әлеге программа кагылган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы уртача 10%ка күтәрелде. Хат ташучының хезмәт хакы шулай ук өстәмә хезмәтләр күрсәткән (заказ буенча халык кулланышы товарларын китерү, иминият полисларын рәсмиләштерү) өчен акчалата премияне дә үз эченә ала.

«Россия почтасы» үз хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирә: сәламәтләндерү учреждениеләренә юллама чыгымнарын өлешчә каплау, хезмәткәрләр һәм аларның балаларын иминиятләштерү, матди ярдәм күрсәтү каралган. «Россия почтасы» пенсиягә чыккан хезмәткәрләрен дә кайгырта: предприятиедә дәүләтнеке булмаган пенсия программасы гамәлгә ашырыла», — диелә язма җавапта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев