Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Премияләр булдырылды

Шушы көннәрдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән районда урып-җыю һәм көзге кыр эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган механизаторларга акчалата премияләр бирү турында нигезләмә эшләнде.

Урып-җыю һәм көзге кыр эшләре вакытында механизаторлар тара- фыннан башкарылган эш күләме турындагы мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланачак. Суктыруда эшләүче комбайнчыларның хезмәтенә нәтиҗә - бер шарт- лы комбайнга күпме ашлык суктыруына карап, һәр өч көн саен яса- лачак. 1,2 һәм 3 нче урыннар билгеләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме түбәндәгечә: Беренче урынга - 1000 сум; Икенче урынга - 800 сум; Өченче урынга - 500 см. Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче комбайнчыларның хезмәтенә нәтиҗә һәр өч көн саен комбайнчының күпме нормо-смена эш баш- каруына карап ясалачак. 1, 2 урыннар билгеләнәчәк. Беренче урынга - 1000 сум; Икенче урынга - 800 сум. Җир эшкәртүдә эшләүче механизаторларның хезмәтенә нәтиҗә һәр өч көн саен күпме нормо-смена эш башкаруына карап ясалачак.1, 2 урыннар билгеләнәчәк. Өч көн дәвамында иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылачак. Хезмәт күрсәткечләре бер төрле булганда, өстәмә рәвештә комбайнчыларның, игенче-механизаторларның хезмәт ста- жы, квалификациясе, комбайн һәм тракторларның хезмәт итү срокла- ры исәпкә алыначак. Акчалата премияләр өстәмә керемнәр хисабы- на биреләчәк. Комбайнчыларның, игенче-механизаторларның өч көнлек эш нәтиҗәләре “Теләче” газетасында яктыртылып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X