Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Проект кысаларында

“Родник” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге каршында өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе эшләп килә.

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру өчен «Тернәкләндерү һәм мохтажларны карарга өйрәтү мәктәбе» технологиясе үз эшен дәвам итә. Ел дәвамында биредә 20 социаль хезмәткәр, 4 сиделка, ярдәмгә мохтаҗ булган 2 өлкән кешенең туганнары белем алды. Мәктәпнең төп бурычлары: консультация бирү, саулыклары булган өлкәннәребезне, ихтыяҗларын искә алып, дөрес итеп, сыйфатлы карау күнекмәләрен формалаштыру, шул исәптән гигиена процедураларын үткәрү буенча да, куркынычсыз хәрәкәт итү нигезләренә өйрәтү. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларда техник һәм ярдәмче тернәкләндерү чараларыннан файдалану, төрле өзлегүләрне профилактикалау нигезләренә, дөрес туклану режимын өйрәтү. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларның туганнарын һәм башка гражданнарын, шулай ук социаль хезмәткәрләрне һәм тәрбияне гамәлгә ашыручы башка белгечләрне укыту - теоретик дәресләр, лекцияләр, семинарлар һәм ярдәмче җиһазларны, тернәкләндерү техник чараларын, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау өчен махсус чаралар һәм чыгым материалын кулланып карау буенча гамәли күнекмәләр эшләү рәвешендә үткәрелә. Укыту – төркемле, шулай ук индивидуаль дәресләр буларак та үтә. Дәресләр атнага 1 тапкыр үткәрелә. Бер дәреснең озынлыгы 1 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр (темага карап). Укыту процессы тәрбия бирү мәктәбе кабинетында (Теләче авылы, Зур Тау Башы урамы, 5 йортта) узарга мөмкин, шулай ук мохтаҗга ярдәм гражданга карау мәктәбе белгечләре гражданның яшәү урынында оештырырга мөмкин, дистанцион формада (электрон почта, Skype, Whats ' up кулланып). Укыту күнекмәләре бушлай. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны караучы туганнарга һәм башка гражданнарга тәрбия бирү мәктәбендә уку өчен «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон 21-7-38

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев