Һәр сөтлебикәнең үз номеры бар
Мөслим районы Урәзмәт авылы янәшәсендә роботлаштырылган сөтчелек комплексы тау өстендә үк әллә каян күзгә ташланып тора. Ерактан караганда үзе бер авылны хәтерләтә.
Чөнки биләмәдә сөтчелек комплексы гына түгел, башка корылмалар да урын алган. Комплекска килүче юл өслеге, гомумән биләмәгә керү-чыгу юллары бетон белән түшәлгән. Кергәнче һәр транспорт ветеринария таләпләре буенча махсус физиологик эремә белән эшкәртелеп кертелә. Ә инде сөтчелек комплексына аяк киемнәре дизинфекцияләнә.
2019нче елның 26 октябрендә “Август-Мөслим” компаниясе тарафыннан ялан кырга 2400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексына нигез салына. Компания кыска вакыт эчендә бинаны сафка бастыра. Роботлаштырылган бина Lely компаниясе роботлары һәм башка җиһазлар белән комплектлана.
Сөтчелек комплексына килеп кергәч тә, биредә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, бар җирдә тәртип. Яктылык та замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Комплекста барлыгы 18 данә Lely роботлары җиһазланган. Һәр сыерның муенына чип беркетелгән, һәр сөтлебикәнең шәхси номере бар. Терлек турында барлык мәгълүматлар әлеге чипка кертелгән (туган елы, нәселе, ясалган прививкалар). Сыерлар үз җайлары үз вакытлары белән роботка (саву аппаратына) киләләр. Сканер ярдәмендә махсус номер укыла һәм сыер махсус аратага кертелә. Әгәр бер савылган булса, аны кире чыгарып җибәрә. Робот җилемнәрен җылы су белән юа, корыта һәм саву процесына керешә. Сыер савылган арада алдына комбикорм салына. Мисал өчен 17 номерлы сыер савылып беткәч, чиратка 53 номерлысы килеп баса. Саву процесы тәүлек буе башкарыла. Әлеге комплекста терлекләр моноазык белән тукландырыла. Без гадәтләнгән тракторга тагылышлы азык болгату һәм тарату җайланмасы күзгә чалынмады. Барлык компонентлар (витаминнар, сенаж, икмәк, биоөстәмәләр) махсус үзйөрешле азык әзерләү һәм тарату машинасы башкара. Малларның тизәкләре махсус кыргыч ярдәме белән чистартыла, ахырдан махсус аерткыч аша ике төргә бүленеп урнаштырыла. Без күреп ияләшкән кул хезмәтенең бик күп өлеше автоматлаштырылган. Җитештерелгән сөт танкерларда суытыла һәм зур йөк машиналарына төялеп озатыла. “Комплекста уртача савым аз дигәндә 32-33 кг тәшкил итә. Иң күп дигәне 50-56кг бирүче малларыбыз да бар. Шуларның берсе, рекордчы сыерыбыз "Омра" исемлесе 56 кг бирә. Малга уңай шартлар булдырмыйча, дөрес туклануны тәэмин итмичә, вакытында тиешле ветеринар таләпләрне башкармыйча мул продукция алып булмый”, - дип үз фикерен белдерде Урәзмәт сөтчелек комплексы җитәкчесе Антон Яценко.
Бинаның тагын бер үзенчәлеге - анда һәрдаим һава алмашып тора. Уң як диварларга бик күп күләмдә һава алмашы өчен вентиляторлар монтажланган. Шулар ярдәмендә һава алмашы барлыкка килә. Махсус машина азыкны терлекләргә таратканнан соң аны һәрвакыт маллар алдына өстәп торырга кирәк. Башка фермаларда моны терлекчеләр эшләсә, “Август-Мөслим” терлекчелек комплексында роботлар башкара. Алар биредә 3 данә, автоматлаштырылган режим белән үз эшләрен башкаралар. Бинада бозаулыйсы сыерлар аерым ябылган һәм аларга икенче төрле тәрбия билгеләнгән. Бозаулар да аерым бүлектә урын алган. Сөт таксие (молочное такси) ярдәмендә аларга җылы сөт бирелә. Берничә эшче апалар белән дә аралашып алырга мөмкинлек туды. “Безгә монда авыр эш юк, чистартып, себереп тәртиптә тотабыз. Җитәкчеләребез дә бик әйбәт, каты бәрелмиләр, хезмәтебезне югары бәялиләр. Түләүләр дә югары, без мондый хезмәт хаклары алып эшләгән кешеләр түгел. Аллаһка шөкер, вахта капка төбеннән алып китә, капка төбенә китереп куя. Кайнар аш белән тәэмин итәләр, бик тәмле пешерәләр”, - дип үз фикерләрен белдерделәр алар.
Киләчәктә икенче биналары да сафка басачак. Бүген монда тулы көченә төзелеш эшләре алып барыла. Алга таба мондый роботлаштырылган сөтчелек комплекслары артыр дигән өмет бар. Уразмәттәгесе аның башка хуҗалыклар өчен өлге дип әйтсәк тә ялгыш булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев