Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәр терлек, кош-корт исәпкә алыначак

Бүген, ягъни 25 ноябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында мөгезле эре терлекләрне исәпкә алуның бердәм системасын гамәлгә кертүгә багышланган семинар-уку булып узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм хисапчылар чакырулы булган чараның пленар өлеше Алан авылы мәдәният йортында узды. Биредә мөгезле эре терлекләрне исәпкә алуның бердәм системасын гамәлгә кертү темасын тирәнтен яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, “РИВЦ” акционерлык җәмгыятенең коммерция бүлеге җитәкчесе Данис Сәйфетдинов һәм район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы, районда әлеге эш өчен җаваплы белгеч Әнәс Шәймәрданов чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар белдергәнчә, әлеге гамәл яңа туган һәм яшь терлекләр арасында йогышлы авырулар китереп чыгаручы чыганакларны, аларның таралу юлларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан тормышка ашырылачак. 
 
Семинар-укуның практик өлеше исә мәгълүм ширкәтенең яңа туган бозаулар торагында узды. Монда Данис Сәйфетдинов терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу тәртипләрен күрсәтте. Семинар-уку барышында кичә һәм бүген туган бозауларның колакларына санлы биркалар, электрон тамгалар куелды. Соңыннан алар үрнәк тәртиптә кәгазь, аннары электрон ведомостька теркәлеп, район ветеринария берләшмәсенең мәгълүматлар базасына җибәрелде. Хәерле сәгатьтә! 
 
Семинар-укуның практик өлешендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Төп ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм мөгезле эре терлекләрне исәпкә алуның бердәм системасын гамәлгә кертүне илкүләм әһәмиятле чара буларак ассызыклап үттеләр һәм семинар-укуда катнашучыларны аны гамәлгә ашыруда активлыкка чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X