Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Раил Нургалиев - Югары Кыерлы авылында узган Сабантуйның баш батыры

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында да искиткеч Сабантуй узды. Менә дигән артистлар, менә дигән уеннар, менә дигән көрәш һәм менә дигән бүләкләр.

Югары Кыерлы авылында узган Сабантуйның баш батыры булып данлыклы көрәшчебез Раил Нургалиев танылган. Аңа мини-трактор, тәкә һәм 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган. 35 меңе, әлбәттә, үз авырлыгында җиңү яулаган өчен.

– Соңгы елларда милли бәйрәмебезнең асылы югалып бара иде. Оештыручылар да остарды хәзер. 300-400 мең түләп артистлар чакырырга акча кызганмыйлар, көрәшчеләрдән җәллилләр. Кайбер җирдә баш батырга 10 меңлек телевизор бирәләр. Минем менә шуңа эчем поша. Халык бит көрәшне бик ярата. Җырчыга дигән акчаның беразын көрәшкә тотсыннар иде. Югары Кыерлыда оештыручы Илгизәр Нуриәхмәтович шикелле, – ди Раил Нургалиев. – Мин ул кешенең авыл өчен җан атып йөрүче генә түгел, сабантуйның нинди бәйрәм икәнен яхшы белүче, көрәш яратучы кеше икәнен аңладым. Югары Кыерлыда гомеремдә булмаган бүләк оттым. 250 мең сум торучы мини-трактор, аның янына 35 мең сум акча, өстәвенә тәкә дә бирделәр, Әле дә шушы бәйрәм тәэсирендә йөрим. Хикмәт бүләктә түгел, көрәшчегә булган хөрмәткә сөендем.

Мини-тракторны Раил үземә калдырам, ди.
– Теләче районы Олы Кибәче авылында әнием яши. Шунда кайтарам. Быел Себердә көрәшеп машина оттым. Аны да сатмадым, – ди ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев