Район ветеринария берләшмәсе дезинфекция үткәрде
Главные новости

Район ветеринария берләшмәсе дезинфекция үткәрде

Дезинфекция кебек санитар-профилактика чаралары теләсә кайсы кошчылык хуҗалыгының уңышлы һәм имин эшләве өчен мөһим технологик шарт булып тора.

Дезинфекция эшләренең даими булуына, дөрес башкарылуына һәм нәтиҗәлелегенә кошларның сәламәтлеге турыдан-туры бәйле.
Кош фабрикаларында сыйфатлы, үз вакытында дезинфекцияләү азык-төлек өчен куркынычсыз санитар чиста продукт алырга мөмкинлек бирә.
Бүген Район ветеринария берләшмәсе  белгечләре «Гаязов И.А.» крестьян-фермер хуҗалыгының гаилә кошчылык фермасында профилактик  дезинфекция үткәрделәр, бу исә киләсе елга кошчылыкның сәламәт продукциясен алуның нигезе булып тора.


Нет комментариев