Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районда хуҗасыз, бәйсез йөрүче этләр күбәйде

Басуларда гына тугел, район территориясендә, авылларда да аларның кош-кортларга, хәттә кешеләргә һөҗүм итүләре турында хәбәрләрне еш ишетергә туры килә.

Этләр әле котыру авыруын таратучыларның да берсе булып тора. Районда, авылларда котыру авыруы, этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ешаймасын өчен, дурт аяклы дусларыбызны бәйдә тотсак иде.                            

Кагыйдәләрне бозган очракта, гаеплеләр Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.7 мәтдәсе буенча жаваплылыкка тартыла.

Хөрмәтле райондашлар, үзебезнең йорт хайваннарына игътибарлы булыйк. Тирә-юньдәгеләргә, узебезнең балаларыбызга зыян китерүләренә юл куймасак иде.

Хокук бозулар булган очракта Теләче муниципаль районынын Инфраструктур усеш булегенә мөрәҗәгатъ итә аласыз. Тел (884360)21870; (884360)21878.                    

Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев