Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Райондашыбыз "IВолга" яшьләр форумында катнашачак

22-30 июль көннәрендә Самара шәһәрендә Россия күләм грант конкурсы форумы "IВолга" үтәчәк.

Быел "іВолга" тугызынчы тапкыр узачак. Масштаблы чара 22 июльдән 30 июльгә кадәр Мастрюков күлләре территориясендә узачак. 

Форумда Россиянең барлык субъектларыннан конкурс нәтиҗәсендә сайланган 700 яшь галим, яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре катнашачак. Татарстан Республикасыннан баручы 30 кешелек делегация составында безнең район вәкиле - "Олимп" яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева да бар. Уңышлар телибез!

Форум Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында үткәрелә. Самара өлкәсе Хөкүмәте, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев