Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Райондашыбыз Зәринә Әхмәтованы зурладылар

6 май көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.

Концертта фестиваль хәрәкәтенең яшь педагогларга ярдәм итү фонды тарафыннан, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Әхмәтова Зәринә Рәсип кызы сертификат белән бүләкләнде. Бу сертификатларга бары тик 3 кеше генә лаек булды һәм алар арасында безнең Зәринәбез дә бар! Котлыйбыз аны!

 Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары биеклекләрне яуларга язсын! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев