Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республика архив хезмәткәрләре Зәйгә җыелды

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге диплом белән бүләкләнде.

1июль көнне Зәйдә Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “2021 елның беренче яртысында муниципаль архивлар эшчәнлеге нәтиҗәләре” көн тәртибе белән күчмә коллегия утырышы үткәрде. Ул “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы үрнәгендә архив документларын саклауны тәэмин итү” дип аталган республика семинар-киңәшмәсе буларак узды. Аңа республика районннары һәм шәһәрләренең район, шәһәр Советы аппаратлары җитәкчеләре, башкарма комитетларның архив бүлеге башлыклары чакырылды. 

Безнең районнан әлеге чарада Теләче муниципаль район советы апарат җитәкчесе Ильдар Мөбинов һәм район архив бүлеге мөдире Ралия Гарифуллина катнашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.

Гөлнара Габдрахманова республика муниципаль архивларының барлык юнәлешләр буенча быелның беренче яртысындагы эшчәнлекне анализлады. Һәм 2020, 2021 елларда муниципаль архивларга ярдәм күрсәтү максатында игълан ителгән грантлар оту конкурслары җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге "РФ Архив фонды документлары һәм башка архив документларны популярлаштыру һәм алардан файдалану буенча проектларга ярдәм итү" номинациясендә Татарстан Республикасы муниципаль архивларына 2020 елда грант ярдәме алу конкурсында җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнде. 

Фотолар: zainsk-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев