Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус кушымта чыгара

Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак.

Республика газеталары Татарстан халыкларының туган телләрендә махсус чыгарылышлар сериясен әзерләячәк.

«Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган махсус кушымталар сериясен әзерләячәк. Аларның һәркайсы Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәме турында сөйләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Республика традицион мәдәният бәйрәмнәренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте.

«Газетада шундый һәр кушымтаның өстәмә тиражлары чыгарылачак, эш бик сыйфатлы башкарыла. Быел Татарстанның төрле районнарында узачак бәйрәмнәрдә катнашучылар беренче тапкыр кулларына газета алачак. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бүләкнең кыйммәте зур. Бу яхшы традиция алдагы елларда да дәвам итәчәгенә ышанам», — дип сөйләде Шәрипов.

Махсус чыгарылышта бәйрәм турында гына түгел, ә тарихы, әлеге халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында да сөйләнелә. Анда шулай ук истәлекле урыннар, милли кухня, милли киемнәр, милләтнең Татарстаннан чыккан күренекле вәкилләре турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Махсус чыгарылышларны әзерләү уртак эшендә Татарстан Халыклары ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык йорты, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе, республиканың милли-мәдәни автономияләре актив катнашты. Текстларны әзерләүдә Мари Эл Республикасы, Мордовия Республикасы да ярдәм күрсәткән.

Проект «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу кушымталарның үзенчәлеге шунда, алар бәйрәм белән бәйле халык телендә басыла. Һәр махсус чыгарылыш өстәмә тираж белән 1000 данә чыгарылыр дип көтелә. 

«Безнең чыгарылышлар "Игелекле күршелек" дип атала. Аларда без төрле милләт кешеләрнең бер республикада кулга-кул тотынып яшәве турында сөйләячәкбез. Безнең бурыч - укучыларны Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте белән таныштыру. Моның өчен без районнарга чыгабыз, геройлар табабыз, алар белән очрашабыз. Алар безне үз милли ризыкларын әзерләргә өйрәтә, милли киемнәрен күрсәтә. Бу бик кызыклы процесс. Барысы хакында да укучыларыбыз белән уртаклашабыз», - дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Беренче чыгарылыш мариларның традицион «Семык» бәйрәменә багышланган, ул 19 июньдә узачак. Чираттагы саннарда кушымталар шундый ук Татарстан Республикасы халыклары телләрендә (чуваш, мордва, мокша, әрзя, удмурт) булачак. Анда «Балтай», «Валда шинясь», «Гырон быдтон» һәм «Уяв» кебек бәйрәмнәргә кагылышлы темалар яктыртылачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев