Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре узды

Бүген Казанда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.

Казанда Кәрим Тинчурин урамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе узды. Азык-төлек һәм товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.

Ярминкә кояшның беренче нурлары белән башланып китте, ә иртәнге алтыга якын мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә шәһәрлеләрдә, бигрәк тә өлкән буында, ихтыяҗ зур һәм социаль әһәмияткә ия. Биредә ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә тәкъдим ителде.

Күп кенә сатып алучылар азык-төлек сумкалары белән кайтып киттеләр һәм ярминкәне үткәргән өчен ихлас рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. "Халык өчен нәрсә дә булса эшли алганын белү бик мөһим",-диләр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев