Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Республикада куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде

Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак дип фаразлый белгечләр

2021 елның 16 февраленнән һава температурасы нормадан 9-150Ска түбәнрәк төшеп, минималь температура -250С - -300С, аерым районнарда -370С аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак дип фаразлый белгечләр.

Бездә, гадәттә, Казанга караганда салкынрак була, димәк салкыннарның көчлерәгенә әзер булып торырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе куркыныч метереологик хәл фаразлану сәбәпле энергетика һәм ТКХ (ЖКХ) объектларында - су үткәргеч һәм канализация челтәрләрендә, электр, газ һәм җылылык системаларында аварияләр, техноген пожарлар ихтималлыгы арта. Шул сәбәпле туңу, өшү, сөрем газы белән агулану очраклары ихтималлыгы да арта. Боларны булдырмас һәркемгә куркынычсызлык кагыйдәләрен, җылыту приборларын куллану кагыйдәләрен кагый үтәү сорала, гомумән алдан хәстәрен күрергә кирәк дип искәртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев