Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Сөт сату күләме буенча Татарстан лидер булып тора

Татарстанда тулаем савым 6,5 процентка, тәүлегенә 3,6 мең тоннага кадәр арткан.

Ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 6 процентка - 46,13 мең тоннага кадәр арткан. Илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да максималь күләм күрсәткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5 процент). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк.

Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнары лидер булып тора.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X