Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россия почтасы Корбан бәйрәме чорында Татарстан бүлекләренең эш режимын үзгәртәчәк

Пенсия һәм пособиеләрне хат ташучылар РФ Пенсия фондының Республика бүлеге белән килештерелгән расписание буенча китерәчәкләр.

20 июль - Корбан гаете көне Татарстанның барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 

19 июльдә барлык почта бүлекләре, бу көн өчен гадәти эш графигы белән чагыштырганда, бер сәгатькә иртәрәк ябыла.

21 июльдән барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк.

Кайбер авыл почта бүлекчәләре аерым график буенча эшли ала. Пенсия һәм пособиеләрне хат ташучылар РФ Пенсия фондының Республика бүлеге белән килештерелгән расписание буенча китерәчәкләр. 

Эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык почта бүлекчәсен Россия Почтасының мобиль кушымтасында һәм компаниянең сайтында табарга мөмкин (pochta.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев