Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов: Авылларда миллионга якын кеше яши, инвестицияне шунда җибәрү кирәк

Татарстан Президенты ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында эш өстенлекләрен билгеләде.

Татарстанга икътисадны үстерү өчен инвестицияләрне зур шәһәрләргә һәм масштаблы проектларга гына түгел, ә авылларга һәм зур булмаган җирлекләргә дә юнәлтергә кирәк. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта әйтте.

«Зур мәйданчыкларга, шәһәрләргә инвестицияләр кертергә була, әмма безнең бит миллионга якын кеше авыл җирендә яши. <… > Дәүләт башлыгы куйган бурыч — Россия икътисады үсешенең 5-6 процентына чыгу, һәр төбәк үз өлешен кертергә тиеш», — дип искәртте Миңнеханов.

«Һәр муниципалитет биш эш урыны булдырса да — бу яхшы. Теләсә нинди проект булсын, чөнки анда кешеләр яши. Әгәр кеше эш тапса, үзен тәэмин итсә һәм тагын кемгәдер эш тә бирә икән — бу инде зур казаныш», — диде ул.

ТР Президенты шулай ук коронавирус пандемиясе вазгыятендә республиканың тышкы партнерлары һәм инвесторлары ресурсларда чикләнгәнлеген, әмма бу эчке базарны стимуллаштыруын, төбәкара инвестицияләр арттыруын искәртте.  

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X