Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты

Чара Казанның Галиев мәчетендә узды.

Казанның Галиев мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазы узды.

Корбан бәйрәме белән Татарстан Республикасы мөфтие, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.

«Корбан сүзе гарәпчәдән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Ягъни, Корбан бәйрәмендә Гает намазлары укып, Аллаһының ризалыгы өчен корбаннар чалып, аларны мохтаҗларга таратып, без АллаҺының әмеренә буйсынабыз. Насыйп иткән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, шулай итеп аның ризалыгына якынаерга тырышабыз. Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбат итәргә булыша.»

Бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бәйрәм вәгазеннән соң Гает намазы укылды һәм халык корбан чалырга таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев