Теләче Информ

Рөстәм Миңнеханов: Медицина хезмәткәрләре алдында баш иябез

Татарстан Президенты медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының Медицина хезмәткәре көне белән котлавында әйтелә.

«Сезне чын күңелдән төп һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торды. Кешеләрдә өмет һәм оптимизм уятып, аларның авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул безнең атаклы якташыбыз Владимир Бехтеревның: «Әгәр табиб белән сөйләшкәннән соң авыруга җиңелрәк булмаса, ул табиб түгел», — дигән сүзләрен мисал итеп китерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек иң югары кыйммәткә ия буларак хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлеш. Республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә.

Реклама

Илкүләм проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелде, хастаханәләрне һәм поликлиникаларны җиһазландыру сизелерлек яңартылды. Шул ук вакытта матди-техник базаны ныгыту һәм югары технологияле ярдәмне үстерү белән беррәттән, без медицина мөмкинлекләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау, медицина кадрларын әзерләү һәм аларга ярдәм итү өчен тырышабыз.

Соңгы вакытта медицина үсеше иҗтимагый куркынычсызлык факторына әверелә бара. Нәкъ менә сез коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, төп авырлыкны үз өстегезгә алдыгыз һәм кеше гомерен коткарып, фидакяр хезмәт итүегезне дәвам итәсез. Сез илебез сәламәтлек саклау системасының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итәсез, татарстанлыларның хөрмәтеннән лаеклы файдаланасыз, диде республика җитәкчесе.

«Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!» — дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: