Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары үзгәртелгән.

Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Идел буе федераль округында урнашкан территориаль органнары җитәкчеләре Советы утырышында хәбәр итте.

«Планда каралган барлык эшләр башкарылган, 613,8 мең йорт яки 2 млн.тирәсе бина кертелгән оештыру планы әзерләнгән. 7128 исәп-хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылган. Гражданнарны исәпкә алу өчен үз торакларыннан читтә тагын 1187 стационар участок булдырылды",-дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктларында хуҗалыклар җанисәпкә тулысынча әзерләнгән. Ул исәпкә алучылар эше өчен тиешле материаллар, шул исәптән цифрлы форматта да әзерләнгән, дип өстәде.

«Әлеге масштаблы чараны уздыру өчен хакимиятнең барлык структуралары һәм оешмаларының эш-гамәлләре килештерелгән. Беренче тапкыр исәпкә алучылар сыйфатында волонтерлар җәлеп ителәчәк, - дип билгеләп үтте докладчы. — Безнең өчен халык саны, аерым категория хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат мөһим. Һичшиксез, мәгълүмат республиканың социаль-икътисади һәм демографик үсеше программаларын кабул итү өчен кирәк, аны без алда торган халык санын алу нәтиҗәләре буенча алачакбыз».

Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары үзгәртелгән. «Ышанам ки, ул югары оештыру дәрәҗәсендә заманча технологияләр кулланып узачак», — дип тәмамлады ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев