Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сакчыллык - ярты уңыш

Бүген, ягъни 12 ноябрь көнне, районыбыз күмәк хуҗалыкларында ашлык суктыру, терлек азыгы әзерләү комбайннарын һәм тагылма машиналарны кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү булып үтте. 

 

 

Тикшерү барышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислегендәге комиссия әгъзалары ремонт остаханәләренең торышына да, алардагы ремонт эшләренең барышына һәм хезмәтне саклау, хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирде. Бу көнне комиссиядәгеләр җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Чулпан”, Игенче” ширкәтләрендә,”Баландыш” кооперативында, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм җавплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтендә булып, көз дәвамында урыннарда башкарылган эшнең күләме һәм сыйфаты белән таныштылар.

Районыбыз хҗалыкларында узган үзара тикшерү турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев