Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Саклык чаралары сорала

Бүген, ягъни 23 декабрь көнне, район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә Яңа ел бәйрәме чорында таҗлы вирус пандемиясеннән саклану чараларына багышланган чираттагы утырышы булды.

Утырышта районның көч структураларывәкилләре, бәйрәм чараларын каршы алу һәмүткәрү өчен җаваплы оешма җитәкчеләрекатнашты. Фикер алышуларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социальмәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район спорт бүлеге җитәкчесеЗөлфәт Ибраһимов, 33 номерлы аптека мөдиреЛәйлә Фазылҗанова, Саба районара почта бүлегеҗитәкчесе Рафил Заһидуллин, район үзәкхастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин  катнашты.  Алар тарафыннан тәртипсез яшәүрәвеше алып баручы гаиләләр белән эшләү тәртибе, кышкы каникул чорында спорт чараларыныңграфигы, район халкын авыру йоктыру фактларынбулдырмыйча, тоткарлыксыз рәвештә вакытлыматбугат, пенсия һәм бушлай дарулар белән тәэминитү мәсьәләләре күтәрелде.

Азактан муниципаль район башлыгы НәҗипХаҗипов утырышта катнашучыларга мөрәҗәгатьитеп: “ Бәйрәм рухы белән яшәү, хисләнү беләнберрәттән,  саклык чараларын күрү кирәклегетурында да онытырга ярамый. Саклык чараларыкатгый рәвештә үтәлергә тиеш. Массакүләммәгълүмат чараларыннан күреп, ишетепбеләсездер, таҗлы вирус белән авыру очракларыилдә, республикада арту ягында. Шуңа да “Роспотребнадзор” оешмасы хезмәткәрләретарафыннан тормышыбызга әледән-әле чикләүләркертелеп тора. Бәйрәмгә кайтучылар күп булачак. Бу табигый хәл. Арада чир алып кайтучылар да, начар ниятле кешеләр дә булырга мөмкин. Күптәнтүгел Кукмарада булган күңелсез хәл бездә дәкабатланмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә авыл җирлекләребашлыклары, авыл халкы һәм җаваплы оешмалартарафыннан икеләтә уяулык сорала”, - дипбелдерде.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев