Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"СалаваTIK" проекты Барсик белән "Ак Барс"ка клип яздырды

Балалар хайваннар костюмнарында "Ак Барс - чемпион " күңелле биюен башкардылар.

«СалаваТік» балалар видеопроекты Барсик белән «Ак Барс» хоккейчыларына ярдәм йөзеннән трек һәм клип язды.

Хайваннар костюмнарында биш бала «Ак Барс чемпион» күңелле биюен биеде. Барсик алар белән бергә биеде, әмма егетләрнең һәр хәрәкәтен кабатлый алмады.

Яшь блогерларның YouTube-каналында инде 5 җыр тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube-каналыннан тыш, «СалаваТік» роликлары "Instagram"да @tatmedia_junior аккаунтында бар.

«СалаваТік» проекты Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты - өлкән һәм урта буынга танылган балалар җырларын заманча кызыклы форматка күчерү һәм аларны яңа буынга җиткерү.  

Проектта кечкенә артистлар — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә катнашучылар катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев