Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Салаватлы һәм концертлы туган көн

26 февраль көнне, Саба районының Кече Шыңар мәдәният йортында Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗат төркеменең концерты булып узды.

Республика программасы нигезендә төзекләндерелеп, ике ай элек кенә куллануга тапшырылган мәдәният йортында узган икенче концерт - шушы авыл тумасы, Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновтан бүләк буларак күрсәтелде. Концерт алдыннан исә алдагы көнне генә туган көнен билгеләп үткән Хәлил Хәмит улын Саба районы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, районнның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Рамил Мөбәрәков, Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Фәридә Садыйкова лар котлады. Марат Ишниязов тарафыннан якташыбызга Саба районының Алтын билгесе тапшырылса, шыңарлылар тарафыннан изге теләкләр белән затлы тәм-томнар җыелмасы бүләк ителде. 

Кайчандыр үзе дә шунда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе буларак хезмәт юлын башлап җибәргән һәм район хкаимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән Хәлил Хәмит улына Теләче районы делегациясе бүләккә кылыч алып килгән. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның һәм теләчелеләрнең тәбрикләү сүзләрен район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Тәлгать Низамов һәм бертөркем районыбыз көрәшчеләре җиткерде.

Тантана кунаклары һәм Шыңар халкы Салават Фәтхетдинов һәм аның иҗат төкеменең концертын бик яратып карады, көчле алкышларга күмде. Чөнки ул җырчы Салават өчен дә. Шыңар халкы өчен дә таҗлы вирустан саклану өчен кертелгән чикләүләләрдән соң күрсәтелгән көтеп алынган, тәүге, тансык концертның икенчесе иде. Шыңар халкы моның өчен Салаватка рәхмәтле булып, чәчәкләрдән тыш, кәҗә бәтие дә бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев