Теләче Информ

Шәхси затлар, техниканы тикшерүгә әзерлик

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.

 

Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы  мөһим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.

Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 ел 13 ноябрь көнендә  1013 номерлы карары белән рассланган кагыйдәләрнең 5 матдәсе «б» пункты белән беркетелгән.

Агымдагы елда әлеге эш  район җирлегендә урнашкан авыл җирлекләрендә, югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:


Карау үткәрү урыннары, авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар.  Сауш авылында машина-трактор паркы каршындагы урында җыелу тәкъдим ителә.

Әгәр үткән елларда узган техник карауга нәтиҗә ясап карасак, бу чарага Айдар, Шәдке, Баландыш, Олы Мишә, Олы Нырсы, Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләрендә  оешкан тостә һәм күләмле рәвештә уза. Ә Олы Мәтәскә, Алан, Узәк авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәсьәләдә күрсәтеп үтелгән җирлекләрдән үрнәк алып эшләү сорала.

Техниканың төзеклеге беренче чиратта аны эксплуатацияләүче шәхеснең үзенә кирәк. Трактор, тагылма арба, үзйөрешле машиналар төзек хәлдә кулланыла икән, аның белән идарә итү вакытында нинди дә булса  хәләкәткә китерергә мөмкин булган  «риск факторының» үзлегеннән юкка чыгуы барлыкка килә. Ә безнең җирлектә бүгенге көндә шәхси кулларда булган техник берәмлекләрнең  күпчелегенең 15-20 ел һәм аннан да күбрәк еллар кулланышта булуын исәпкә алсаң, аларның бүгенге интенсив юл хәрәкәте чынбарлыгында куллану өчен төзек булулары аеруча мөһим. Шуның өчен бүгенге көндә кулланыштагы техниканың эш вакытында утлары ничек тиеш шулай янарга, тормоз системасы да тиешенчә тотарга, руль идарәсе дә төзек булырга тиеш. Болар төзек түгел икән,  бу техник берәмлекне кулланмау аның хуҗасына да һәм тирә-юньдәге башка кешеләргә дә файдалырак. Чөнки бу очракта әлеге техник берәмлекне кулланудан кемгә дә яки нигә дә булса зыян салмау мөмкинлеге барлыкка килә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, төзек булмаган техниканы куллану тыелган гамәл. Ә моны бозучы шәхес теләсә дә теләмәсә дә «хокук бозучы» дигән сүзтезмәне үз өстенә теләп алучы булып чыга. Мин әлеге мәкаләне язучы буларак бу хәлгә калмауны тәкъдим итәр идем.

Техник карауны үтү өчен шәхси затлар тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була:

- техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы;

- техниканың  теркәлү таныклыгы;

- техниканы мәҗбүри иминиятләштерү полисы.

Әлеге күрсәтеп үтелгән документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълуматлары   таныклыктагылар белән  чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.

Болардан тыш  карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, хәләкәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри.

Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, аның түбәсендә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш.

Моннан тыш тагылма арбаларныҗ арткы бортларында, әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк.

Реклама

Тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы  мәҗбүри әйбер.

Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш.

Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар техник куркынычсызлык җайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белән тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда хәләкәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу җайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы һәм эшләве мәҗбүри.

Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар узгәрмәде. Берәмлек техникага дәуләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум.

Болардан тыш  техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чөнки көннең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә булса хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри.    

Югарыда күрсәтелгән шартлар  үтәлсә трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтә алмаса аерым төр акт төзелә һәм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатацияләү  рөхсәт ителми. Әгәр инде техниканы эксплуатацияләүче бу таләпне бозып  рәсми органнар тарафыннан тоткарлана икән, бу шәхескә РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.3 матдәсе нигезендә беркетмә төзелә, нәтиҗәдә хокук бозучы штрафка тартылырга яки 6 айга барлык төр техника белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. 

 

Райондагы дәүләт техник күзәтчелек булегенең  кабул иту вакытлары: һәр атнаның  сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында. Эш телефоны 21-6-11.

                      Х.Х.Назиров -ТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең

                                              Теләче районы буенча бүлек җитәкчесе.                       

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: