Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата чаралар турында информациясе

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Шәтке урта мәктәбенең еллые планы буенча, укучыларда коррупциягә каршы культура, узаң, хокук тәрбиясе бирү максатыннан , 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә күп кенә чаралар үткәрелде.

1. Педагогик коллектив белән киңәшмә

2. “Без коррупциягә каршы” – 1-8 класслар өчен рәсемнәр конкурсы.

3. Башлангыч сыйныфларда “Коррупция нәрсә ул?” дигән темага класс сәгатьләре

4. 9-11 классларда “Коррупциянең барлыкка килү тарихы” темасына класс сәгатьләре. 

Класс сәгатьләренең  максаты укучыларда  коррупциягщ каршы гражданлык позициясе булдыру. Класс сәгатьләрендә “корруция» төшенчәсенең мәгънәсен, аның төрләрен, сәбәпләрен, ни өчен мондый төр җинаятьләрнең  җәзасыз калуын ачыклап үттеләр. 

Башлангыч сыйныф  укучылары өчен класс сәгатьләренә видеороликлар, уен матриаллары әзерләнде. Аларны карап укучылар анализ ясадылар, проблемаларны зәл итү юлларын эзләделәр.

1-8 сыйныфлар өчен  рәсемнәр конкурсы оештырылды. Әлеге класс укучылары бу конкурста иҗади сәләтләрен күрсәтеп актив катнаштылар.

Шулай итеп, чаралар укучыларда хокук буенча белемнәрне ныгытырга, әхлак тәрбиясе формалаштыруга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X