Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шәткедә хезмәт алдынгысын тәбрикләделәр

Татарстанның Атказанган ветеренария табибы Иванов Валериан Матвеевичка Татарстан авыл хужалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, АгроЛак хуҗалыгының истәлекле бүләген һәм район ветераннар оешмасының Мактау грамотасын тапшырдылар.

Шәтке авылында1968 елдан 2008  елга хәтле ветеринар булып хезмәт иткән, бөтен авылның хөрмәтен казанган, Татарстанның Атказанган ветеренария табибы Иванов Валериан Матвеевичка Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров, “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов һәм Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушев Татарстан авыл хужалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын, АгроЛак хуҗалыгының истәлекле бүләген һәм район ветераннар оешмасының Мактау грамотасын тапшырды дип хәбәр иттеләр безгә Шәтке авыл җирлегеннән.

75 яшь тулуга карамастан Валериан абыей әле хаман актив тормыш алып бара, үзенең киңәшләре, кирәк булса хезмәте белән дә ярдәм итеп үзенең урынын авыл тормышында лаеклы тота.

Аңа алдагы тормышында нык сәламәтлек, балалар, оныклар рәхәтен тоеп, күреп яшәргә насыйп булсын.

Алдагы юбилейларны да бергә каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев