Сигез бала бассейнда хлор белән агуланган, өчесе хастаханәдә
Факт буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылды.
Сигез бала Минзәлә бассейнында хлор белән агуланган, шуларның өчесе хастаханәдә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Алдан билгеләнгәнчә, кичә бассейнда дәресләр вакытында берничә бала үзен начар хис иткән. Тренер егетләрне урамга чыгарган, шуннан соң ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырткан.
Бинаны карау бассейнда вентиляция системасы төзек түгеллеген билгеләде.
12-15 яшьлек сигез баланы хастаханәгә китерәләр, өчесен хастаханәгә озаталар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә балаларның торышы медицина хезмәткәрләре тарафыннан канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аларның сәламәтлеге өчен борчылулар юк.
Бу факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
«Бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсе хәл ителә", - дип аңлатты Шептицкий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев