Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Синоптиклар "алтын" көз вәгъдә итә

Киләсе атнада безне нинди һава торышы көтә?

Россиянең Европа өлешендә киләсе атнада антициклон хакимлек итәчәк, дип яза "РИА Новости" РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.

Аның сүзләренчә, көчле антициклон яңа атна башында ук киләчәк. Дүшәмбе болытлы булса да, яңгырлар сирәк явар дип көтелә. 

Сишәмбе көн тагын да аязачак, чәршәмбе дә аяз һава торышы булачак. 

"Киләсе атнада безне кояшлы көннәр сөендерәчәк. Явым-төшемнәр күпкә азрак булачак",- дип фаразлары белән уртаклашкан синоптик.  

Көндез һава 10-12 градуска кадәр, ә төнлә 0-5 градуска кадәр җылыначак. "Кыраулар турында сүз бармый, әмма алар да булуы ихтимал",- диелә хәбәрдә. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X