Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сөт - көндәлек керем чыганагы

18 ноябрь көнне, район Советының утырышлар залында агымдагы елның ун аенда һәм октябрь аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан терлекчелек өлкәсендә куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә комбайннарны һәм тагылма машиналарны кышкы саклауга кую, техника ремонты, киләсе ел уңышы өчен ашлама туплау, югары элиталы симәнә әзерләү кебек тәҗел мәсьәләләр дә калку күтәрелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен үткәрелгән киңәшмәдә әлеге темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. 

Теләче сөт-май заводы директоры Раилә Хисмәтуллина агымдагы елда заводта алып барылган төзелеш һәм ремонт эшләре, район хуҗалыкларыннан сөт җыюның торышы белән таныштырды һәм хуҗалык җитәкчеләрен хезмәттәшлеккә чакырды.

Көнүзәк темалар күтәрелгән киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев