Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Суд бинасында түгәрәк өстәл узды

12 ноябрь көнне Теләче районы суды бинасында түгәрәк өстәл артында региональ фәнни-гамәли сөйләшү узды.

 Бу көнне "Татарстан Республикасында татар телендә суд эшләрен алып баруның актуаль мәсьәләләре,”дигән темага түгәрәк остәл узды. Әлеге очрашуда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм хокук саклау өлкәсендә эшләүче танылган шәхесләр катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Конституция Суды рәисе, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Конституция Суды аппараты җитәкчесе, РГУП филиалының граждан процессуаль хокук кафедрасы доценты Әнәс Нуриев һәм башка кунаклар бар иде. Әлеге формат  онлайн трансляция аша, зом аша барды. Аны Теләче районы суды җитәкчесе Рамил Бикмиев алып барды. 
 
 Бу көнне суд документларын татар телендә алып бару, эш барышында килеп туган кыенлыклар, рус теленнән норматив документларны тәрҗемә иткәндәге хаталар һәм башка бик күп көнүзәк темаларга тукталынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев