Теләче Сабантуенда лотерея уйнатуны халык бик яратып кабул итә.
Быел да бик күп бүләкләр уйнатылды. Алар арасында ЖК телевизор, блендер, вентилятор, кофеварка, чәйнек, тостер һәм башка бүләкләр бар иде. Ә менә Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге машина йөртүчесе булып эшләүче Мөнир Әмир улы Самигуллин суперприз - мотокультиватор иясе булды.
Нет комментариев