Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сыерны күп ашатмыйча, күбрәк сөт алу сере

Күпләр сыерның савымы ашауга бәйле дип уйлый, әмма бу алай түгел икән.

Азыкны үзләштерү, кан әйләнеше, тормыш эшчәнлеге кебек процесслар белән беррәттән, терморегуляция дә мөһим урын алып тора. Хайван организмындагы әлеге функцияләр бозылса, савымны арттырып булмаячак. Сыерның тән температурасын баланста тоту бик мөһим.

Моның өчен терлек ята торган идән коры һәм җылы булырга тиеш. Чөнки сыер тәүлекнең 10-14 сәгатен идәндә ята. Идән салкын булса, хайванның тән җылысы идәнгә китәчәк. Бу исә терморегуляцияне боза. Салкын идәндә хайван кыйммәтле энергиясен югалта. Бу исә тән һәм корсак мускулларының киеренкелегенә китерә - сөт хасил итү процессыннан алына торган тагын энергия сарыф ителә.

«Элита»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев