Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Табиб сезонлы аллергиядән саклану ысуллары турында әйтте

Агачларның серкә очыруы белән бәйле рәвештә, Россиядә аллергиядән интегүчеләр саны арта.

Россиядә сезонлы аллергия чоры башланды. Апрельдә аллергиядән интегүчеләр арту агачларның серкә очыруы белән бәйле. Бу турыда табиб аллерголог-иммунолог, «Пятница» телеканалы алып баручысы Алексей Бессмертный «Спутник» радиосына интервьюда сөйләгән.

«Бу — серкәгә аллергия реакциясе. Симптомнар шактый үзенчәлекле, борынга томау төшә, күз һәм борын тирәсе кычыта, шулай ук төчкертә һәм күз яше ага башлый. Бу симптомнар вируслы инфекция вакытындагы кебек берничә көннән узмый, ә борчуын дәвам итә», — дип сөйләде Алексей Бессмертный.

Мондый очракта медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб проблеманы хәл итү ысулын тәкъдим итәчәк. Аңа кадәр аллергиягә каршы дару эчәргә мөмкин, диде табиб.

«Серкәне бетерү өчен битне юарга һәм борынны юдыртырга кирәк. Шулай ук фатирга яки башка бинага серкә керүен чикләргә тырышырга кирәк. Моның өчен тәрәзәләрне ябарга һәм даими рәвештә өслекләрне юеш чүпрәк белән сөртеп торырга була. Урамда күпләп серкә очканда агачлар янында тормаска кирәк», — дип киңәш итте аллерголог-иммунолог.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X